1 апрельдән Россиядә социаль пенсия артачак
Социаль пенсиягә хокук гадәти иминият пенсиясеннән биш ел соңрак килә.
Россиядә социаль пенсияләр 1 апрельдән 6,8% ка артачак. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.
Дәүләт Думасының Хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты депутаты Ярослав Нилов хәбәр иткәнчә, иминият стажы булмаган гражданнар өчен билгеләнгән пенсия 6,8% ка артачак. Мондый түләүләр рәсми рәвештә эшләмәгән яки хезмәт стажы җитмәгән кешеләргә билгеләнә.
Социаль пенсиягә хокук гадәти иминият пенсиясеннән биш ел соңрак килә. Мәсәлән, иминият пенсиясе 60-65 яшьтән, ә социаль пенсия 65-70 яшьтән рәсмиләштерелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia