Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт укучылары өчен быел БДИ ничек узачак?

Бу юлы район башлыгының туры эфирына Әлмәт районы буенча мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирина Павловская кушылды.

Ул Әлмәттә БДИның ничек узачагы турында сөйләде.

Бердәм дәүләт имтиханының төп этабы 3 июльдән алып 25 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Фәннәр буенча имтиханнар 2-3 көн дәвамында үтәчәк.

Бүгенге көндә 3, 20 һәм 12 нче мәктәпләрдә имтихан тапшыру өчен өч пункт ачылган.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Роспотребнадзор имтихан үтәчәк биналарның рөхсәт ителгән мәйданыннан башлап, имтиханнар кабул итү пункты территориясендә тамга төшерүгә кадәр катгый таләпләр куйган. Шулай ук Ирина Павловская имтиханнарда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында да искә төшерде.

Комиссия тарафыннан гаджетлар, сәгатьләр, колакчыклар һәм, әлбәттә, смартфоннар куллану ачыкланса, БДИ нәтиҗәләрен исәпләмәскә мөмкиннәр.

Имтиханнар кабул итүче бер пунктта 250 дән артык укучы булачак. Балалар чират буенча металл тикшерү аша узып, алырның тән температурасы үлчәнәчәк.
Шунысы мөһим: балалар битлекләрдә һәм перчаткаларда булырга тиеш, әмма чикне узып, кулларны антисептик белән эшкәрткәннән соң, саклану чараларын салырга мөмкин булачак.

Имтиханның үзендә балалар битлек һәм перчатка киеп утырмаячак. Оештыручылар исә саклык чараларында булырга тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса