Укучылар юл кагыйдәләрен белүдә көч сынашты [+ФОТОЛАР]
Әлмәттә "Тормыш чәчәкләре" исемле бәйге узды. Юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен пропагандалый торган әлеге шәһәр һәм район конкурсы өлкән яшьтәге мәктәп укучылары арасында оештырылган иде.
Бәйгедә катнашучы командаларга әзерләнгән биремнәр, әйтергә кирәк, җиңелләрдән түгел. Беренчесе үк юлда йөрү кагыйдәләрен белүгә һәм һәрберсенең игътибарын сынауга корылган иде. 25 һәм 20 секунд аралыгында тәкъдим ителгән рәсемне карап та өлгерергә, сорауларга җавап та бирергә кирәк.
Моннан тыш һәр команда жюри әгъзаларына кагыйдәләрне бозмаска өнди торган социаль видеоролик та әзерләгән булырга тиеш иде. 4 минут эчендә кемдер үзләре күзәтү ясап, кемдер, башкалардан гына күчереп әмәлләгән булып чыкты әлеге биремне. Алга таба конкурсантларны тагын да катлаулы биремнәр, шул исәптән дәүләт автоинспекциясе оешканга 80 тулу уңаеннан кушылган өй эше тапшыру да көтә иде.
Нәтиҗәдә беренчелекне 2 нче лицей җыелма командасы яулады, икенче һәм өченче урыннарны 18 нче мәктәп һәм 5 нче гимназия укучылары бүлеште.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа