Реклама
11 март көнне Тайсуган төп белем бирү мәктәбендә "Башлангыч мәктәптә дәрестә һәм дәрестән соң чараларда универсаль укыту эшчәнлеген формалаштыру чараларын куллану" темасына башлангыч сыйныф укытучылары семинары үткәрелде.
Семинарда татарча белем бирүче авыл һәм шәһәр укытучылары катнашты. Мәктәп директоры Э. Зарипова кунакларны мәктәп белән таныштырды. 2 нче сыйныф укытучысы Р. Хәйруллина "Терек булмаган табигать" темасына әйләнә-тирә дәресе, Р. Ихсанова 4 нче сыйныфта "Җөмләнең баш кисәкләре" темасына татар теле дәресе күрсәтте. Балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме һәм башлангыч сыйныф укучылары катнашында "Иң ягымлы, иң сөйкемле - син ул әнием" темасына ачык чара үткәрелде. Семинарда мәдәният йорты директоры һәм авыл китапханәсе мөдире дә катнашты. Алар үзләренең мәктәп белән кулга-кул тотынышып эшләүләре турында сөйләделәр. Семинар эшлекле һәм файдалы үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+