Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Татарга "туйкә"ләр җитми

Әлмәттә "КӘБИР ҺӘМ ФАЗЫЛ ТУЙКИННАР: ЗАМАН, ШӘХЕС, ЧЫНБАРЛЫК" дигән төбәкара фәнни-гамәли конференция узды.

Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты, политехника техникум һәм "Тамырлар" хәйрия фонды тарафыннан оештырылган чарада галимнәр, Туйкиннарның дәвамчылары, язучылар һәм студентлар катнашты.

Мөхәммәткәбир Әхмәткәрим улы Туйкин (1878-1938) һәм аның бертуган энесе Әхмәтфазыл Туйкин (1887-1938) икесе дә, иң элек бөтен гомерләрен яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган фидакарь рухлы мөгаллимнәр. Алар үз халкының тарихын, рухи дөньясын өйрәнү юлында армый-талмый тырышып эшләгән үзешчән, ләкин шактый эзлекле, максатчан галимнәр дә булган. Туйкиннар эшчәнлегендә татар милли әдәби телен үстерү турында уйланулар революциядән соң да дәвам итә. Фазыл Туйкинның "Фигыль челтәре", "Шәкли нигездә татар грамматикасы", Кәбир Туйкинның "Татар теленең тулы сүзлеге", "Тел тикшерү юлында" кебек күләмле мәкаләләрендә дә татар теленең грамматикасын камилләштерү, чит сүзләрне мөмкин кадәр азрак куллану, сүз байлыгын татар сүзләре белән тулыландыру кебек тел өлкәсенә караган җитди эзләнүле фәнни педагогик мәсьәләләр күтәрелә. Гомумән, Туйкиннарны татар мәгарифенең бик күп проблемалалары-мәктәпләрдә укытуның эчтәлеге, сыйфаты, программаларны камилләштерү мәсьәләләре борчый. Шул кимчелекләрне бетерү максатыннан алар еш кына матбугат битләрендә методик һәм педагогик темаларга чыгыш ясыйлар.

Архивлардан алынган рәсми документлар раслаганча, агалы-энеле Туйкәләрнең икесе дә 1937-1938 елларда хөкем сөргән коточкыч репрессияләр чорында атып үтерелгән. Гаепсез килеш...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса