Тагын БДИ турында: яхшы һәм начар хәбәр
Әлмәт районында сайлап алган фәннәр буенча уртача баллар түбән булган.
Быел 1050 укучының 514 е имтиханнардан 80 һәм аннан да югарырак балл җыйган. Узган ел андыйларын саны 339 булган. Бу күрсәткеч географиядән кала, барлык фәннәрдән күтәрелгән.
2015 ел белән чагыштырганда сайлап алынган фәннәрдән икелелеләр быел ике тапкырга кимегән. Узган ел 156 укучы икеле алса, быел алар 81 булган.
БДИ турында сүз алып барганда, иң элек фәннәр патшасы - математикага аерым басым ясала. Әмма безнең әлегә бу юнәлештә әллә ни мактанырлык җирлегебез юк. База дәрәҗәсендә баллар (4,3) республика күләмендә бертигез, ә менә профиль юнәлештә шактый түбән бара. Алай да кайбер мәктәп укучылары ( 1, 2, 10,17, 20, 25, 23 нче мәктәпләр, №1, №5 гимназияләр, 2 нче лицей, 1 нче лицей-интернат) математикадан республика белән чагыштырганда шактый югары нәтиҗәләр күрсәткән. 2 нче лицей укучысы математикадан хәтта 99 балл җыя алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа