Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәгариф

Тагын БДИ турында: Әлмәттә куратор мәктәпләр барлыкка киләчәк

Икеле алучыларны көчле мәктәп укучылары һәм укытучылары өстериячәк.

БДИ турында сүз алып барганда, иң элек фәннәр патшасы - математикага аерым басым ясала. Әмма безнең әлегә бу юнәлештә әллә ни мактанырлык җирлегебез юк. База дәрәҗәсендә баллар (4,3) республика күләмендә бертигез, ә менә профиль юнәлештә шактый түбән бара. Алай да кайбер мәктәп укучылары ( 1, 2, 10,17, 20, 25, 23 нче мәктәпләр, №1, №5 гимназияләр, 2 нче лицей, 1 нче лицей-интернат) математикадан республика белән чагыштырганда шактый югары нәтиҗәләр күрсәткән. 2 нче лицей укучысы математикадан хәтта 99 балл җыя алды.

Уртача балларның түбән булуын узган елгы чыгарылышларның БДИ нәтиҗәләре начар булуы белән аңлатып була. Быел 136 кеше мәктәп программасын янә искә төшереп, үз белемнәрен сынап карады. Әмма тиешле баллар гына җыя алмады. Мәсәлән, химиядән 12 икеле булган. Аларның 9 ы- медицина көллияте студентларына туры килә. Киләчәктә мондый хурлык булмасын өчен, студентларга өстәмә курслар уздыруны планга керткәннәр.

Әмма балларның түбән булуына узган елгы чыгарылышлар гына сәбәпче түгел, ә укытучыларның яңа төр уку программасына җайлаша, белемнәрне тиешле дәрәҗәдә ныгыта алмаулары, шәхси якын килеп укытмаулары да тора. Киләсе елдан лидер мәктәпләрне калган мәктәпләргә үрнәк итеп куеп, аларны әйдәп баручы белем йортлары итәчәкләр. Тәҗрибә туплап, үз белгәннәрен өйрәтү, икеле капчыкларын тарту өчен бу иң нәтиҗәле ысул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса