Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Рус теле буенча Бердәм дәүләт имтиханы җитди кимчелекләрсез үткән

Рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре 27 июньнән дә соңга калмый билгеле булачак.

Иң күп кеше тапшырган сынау - рус теленнән мәҗбүри Бердәм дәүләт имтиханы, бүген штатлы режимда үтте. Бу хакта "Интерфакс"ка Россия Мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

"9 июньдә рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханы штатлы режимда үтте, бернинди өзеклекләр һәм кимчелекләр булмады", - диелгән җомга көнне "Интерфакс"ка Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәтеннән кергән хәбәрдә. Идарә тармагында рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруга 628 меңләп кешедән гариза кергән. Имтихан тапшыру өчен Россиядә һәм чит илләрдә 5,4 меңләп пункт әзерләнгән.

Рус теленнән сынау традицион рәвештә иң күп кеше тапшыручы Бердәм дәүләт имтиханы санала, ул уку елын тәмамлаучыларның барысы өчен дә мәҗбүри. Аның нәтиҗәсе мәктәп аттестаты алу һәм теләсә кайсы югары уку йортына керү өчен кирәк.

Рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре 27 июньнән дә соңга калмый билгеле булачак, дип җиткерә Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса