Профилактик исәптә торган яшүсмерләрне эш белән тәэмин иттеләр
Балигъ булмаганнар комиссиясендә исәптә торган мәктәп укучыларының җәйге ялларын алдан ук планлаштырып куярга кирәк. Чөнки бала көнозын эшсез ятса, начар юлга басуын көт тә тор.
Шунлыктан, быел Әлмәт мәшгульлек үзәге исәптә торган 210 укучыны эшкә урнаштырган. Июньдә - 80, августта - 30, октябрь һәм декабрьдә тагын 60 балага төрле эш урыннары тәкъдим итәчәкләр.
Әлмәт районы мәгариф идарәсе башлыгы Рафаэль Ганиев белдергәнчә, исәптә торган балалар саны күпкә зуррак икән. Шуңа да эш урыннарының да күбрәк бирелүе яхшы булыр иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа