Мәмәт укучысы республика бәйгесендә җиңү яулады
Әлмәт районы укучысы туган якның математик мәсьәләләре республика бәйгесендә призлы урынга ия булды.
КФУның халыкара фәнни-белем бирү үзәге тарафыннан Н.И. Лобачевский елына багышлап, «Татарстан математик мәсьәләләрдә» темасына республика бәйгесе уздырды. Анда республиканың 20 районыннан икенче турга чыккан 250 мәктәп укучысы катнашты. Мәмәт мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Адилә Галимова (укытучысы М. Гыйләҗева) «Минем кече Ватаным математик мәсьәләләрдә» номинациясендә чыгыш ясап, 3 нче урынны яулады. Адиләнең эше «Татарстан математик мәсьәләләрдә» җыентыгына кертелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа