Мәктәпкәчә белем бирүдә Әлмәт 4 нче урында
Шушы көннәрдә узган август киңәшмәсендә нефтьчеләр төбәгендәге бакчалар эшчәнлеген тулаем алганда яхшы дип бәяләделәр.
Әлмәттә бүген 91 балалар бакчасы эшләп килә. Аларда якынча 12 000 бала тәрбияләнә. 1 800 гә якын тәрбияче бар. Бүген аларның якынча хезмәт хакы 24 436 сум тәшкил итә. Ике бакча (22 һәм 62 нче балалар бакчалары) быел республиканың иң яхшы билингваль бакчасы исемен яулап, 1 миллион сум грант отты. ТР иң яхшы бакчалары арасында 36 нчы бакча 3 нче урында тора.
Агымдагы елда 300 педагог төрле бәйгеләрдә катнашкан.
Узган елларда безнең педагоглар берничә федераль һәм республика программаларында катнашса, быел исә алар барлык программаларда да (барлыгы 6) актив катнашып килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia