Мәгариф

Мәктәпкә баруны ике атнага кичектерергә тәкъдим итәләр

Россия Президенты ярдәмчесе уку елы башын 1 сентябрьдән ике атнага кичектерергә тәкъдим иткән.

Игорь Левитин моны бәрхет сезонын төбәкләрдәге туристик агымны озынайту өчен куллану теләге белән аңлаткан.

- Ни өчен мәктәпләргә 1 сентябрьдә барырга? Уку елын 15 сентябрьдән дә башларга була, - дип белдергән Левитин Воронеждагы туризм үсешенә багышланган утырышта.

Реклама

Аның сүзләренчә, чит илләрдә туристик потенциалны куллану максатыннан беренче кыңгырау 15-20 сентябрьдә генә чыңлый.

Россиядә уку елын 1 сентябрьдә башлау традициясе 1935 елда гамәлгә кертелә. 1984 елдан башлап бу көнне Белем көнен бәйрәм итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Мәктәпкә баруны ике атнага кичектерергә тәкъдим итәләр
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәгариф