Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәгариф министры: "БДИ нәтиҗәсенә карап кына мәктәпкә бәя бирергә ярамый"

Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева ТАСС агентлыгы хәбәрчесе белән сөйләшкәндә шундый фикер җиткергән.

Министр сүзләренчә, Россиядә Бердәм дәүләт имтиханы системасыннан баш тартырга җыенмыйлар. "Алга таба да БДи юлыннан барачакбыз, - дигән министр. - Ниндидер җитди үзгәрешләр булмаячак. Моңа кадәр кабул ителгәннәрне шомартырга кирәк. Әйтик, тест бүлеген кыскартуны".

Ишеткән булсагыз, Ачык хөкүмәт БДИның уртача күрсәткечләрен мәҗбүри рәвештә бастырып чыгару тәкъдиме белән чыккан иде. Министр моның мәгънәсен күрмәвен җиткергән. "БДИ бернинди басым да ясамаска тиеш, - дигән ул. - БДИның ничек тапшырылуыннан чыгып кына мәктәп һәм укытучылар эшенә бәя бирергә ярамый".

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса