Мәдрәсәләргә яңа стандартлар кертелә
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Әлмәттә район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин белән очрашты.
Очрашуда муниципаль органның җирле мөхтәсибәт белән хезмәттәшлеге, райондагы мәчетләр, төбәктә яшәүче милләтләр дуслыгын ныгыту хакында барды. Әңгәмә барышында ислам белеме бирүдә гомуми стандартлар кертүгә әзерлек барышы да тикшерелде. Әлмәттәге Ризаэддин Фәхреддин исемендәге мәдрәсәдә дә быелның сентябрь аеннан әлеге яңа стандартлар кертеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа