Математикадан 78 әлмәтле имтиханнарны икелегә тапшырган
Фәннәр патшасыннан имтиханнарны быел шактый укучы сайлаган булган. Әмма күрсәткечләр генә әллә ни куандырмый.
Математикадан 78 укучы түбән баллар җыеп, районны "кара исемлеккә" керткән. Математиканың база өлешен 777 укучы тапшырган. 430ы бишле алган. Ә менә профиль юнәлеше буенча нәтиҗәләр куандырмый. 628 укучының 73е минималь балл - 27 не дә җыя алмаган.
Химиядән БДИны 116 укучы сайлаган, аның 16 сы минималь 36 баллны да тупламаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа