Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәгариф

Әлмәттә рус телле тәрбиячеләр ярышты

36 нчы "Тылсымлы сарай" балалар бакчасында рус телле тәрбиячеләрнең "Мин татарча эшлим һәм сөйләшәм" дигән республика һөнәри осталык бәйгесенең муниципаль туры үтте.

Конкурста катнашучыларны район мәгариф идарәсе җитәкчесенең милли мәсьәләләр буенча урынбасары Сирина Җиһаншина сәламләде. Ул район һәм шәһәр мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә 1304 педагог эшләвен әйтте. 18 педагог Минзәлә педагогика көллиятендә махсус курс үткән, 103 тәрбияче 36 нчы, 47 нче, 33 нче бакчалар базасында "Ана теле" онлайн-программасы буенча укыган.

Жюри һәм хезмәттәшләре каршында төрле бакчалардан рус телле 10 тәрбияче чыгыш ясады. Күбесе бу сынауны уңышлы үтте. Әлбәттә, сөйләмен даими камилләштерүчеләр биремне җиңел башкарды. Дүрт турлы конкурста беренче чиратта мәгълүматны темасына туры китереп җиткерү, татарча сөйләшә белү бәяләнде.

Муниципаль турда җиңүчеләр Әлмәт данын Арча педагогик көллияте базасында үтәчәк республика конкурсында якларга тиеш.

almetyevsk.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса