Әлмәттә нәниләргә инглизчә өйрәтәчәкләр [+ФОТОЛАР]
Яңа уку елында Әлмәтнең 7 балалар бакчасында инглиз теле төркемнәре ачылачак.
Бүген мәктәпкәчә белем бирү учережденияләре хезмәткәрләренең август конференциясе булды. Анда сүз инклюзив белем һәм тәрбия бирү, инглиз төркемнәре ачылу, икетеллелек һәм түләүле түгәрәкләр булдыру хакында барды. Киләчәктә ныклы үсеш таләп итә торган юнәлешләр булып нәкъ менә шулар санала.
36 нчы "Тылсымлы сарай" балалар бакчасында узган чарага барлык бакча хезмәткәрләре, Чаллының авыру һәм инвалид балаларга тәрбия бирүче балалар бакчасыннан да вәкилләр килгән иде. Педагоглар тәҗрибә уртаклашып кына калмады, ә яңа уку елында тормышка ашарга тиешле мәсьәләләр хакында да күп нәрсә белә алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа