Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәгариф

Әлмәттә мәктәпкә җыенырга ярдәм итәләр [+ФОТОЛАР]

Яңа уку елына да санаулы көннәр генә калып бара.

Әти-әниләр балаларын мәктәпкә әзерләү белән мәш килә.

Республикада 2007 елдан башлап "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" проекты эшли. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән тормышка ашырылучы әлеге проект кысаларында аз тәэмин ителгән, күп балалы һәм авыр хәлгә дучар булган гаиләләргә ярдәм ителә. Әлмәтлеләр дә программага рәхмәтле.



Мондый социаль проектларның саны республикада 30 дан артык һәм аларның берсе дә илдәге икътисади авырлыкларга да карамастан, төшеп калмады, һәммәсе эшли. Бу безнең Татарстанны барлык юнәлешләр буенча да алга киткән республика буларак үрнәк итеп куюларына бер дәлил. Тормыш дәрәҗәсе рейтингында республикабыз Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Мәскәү өлкәсеннән соң 4 нче урында. Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, тормыш дәрәҗәсе методикасы 64 күрсәткечкә ясалган анализ буенча билгеләнә. Татарстанда социаль яклауга зур игътибар бирелүен күп нәрсә сөйли. Бүген социаль түләүләр системасы 30 төр федераль һәм 49 төр республика чараларын үз эченә алган. Алардан 1,7 миллион кеше файдалана. Әлмәт социаль яклау идарәсе аша гына да узга ел дәвамында 75 меңнән артык кеше төрле социаль түләүләр алган.
Күпбалалы һәм инвалид сабыйлар тәрбияләгән гаиләләргә аеруча зур игътибар күрсәтелә. Мәсәлән, әлеге категория кешеләргә ярдәм итүне максат итеп куйган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» проекты 2007 елдан бирле тормышка ашырыла. Ел саен хәйриячеләр акчасына балаларга мәктәп кирәк-яраклары, киемнәр сатып алына. 2015 елда гына да проект 11 меңнән артык укучыга мәктәпкә җыенырга ярдәм иткән.
Әлмәтлеләр дә әлеге акциядә актив катнаша. Бу көннәрдә тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керергә җыенучыларга портфель һәм башкаларны тапшыру бара. Чәршәмбе көнне шундый тантаналарның берсе балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгендә дә оештырылды. Предприятие-оешмалар, депутатлар, шәхси кешеләр ярдәме белән инде күпбалалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләргә булачак укучыларын мәктәпкә әзерләү өчен 1 миллион 69 мең сумлык ярдәм күрсәтелгән инде. Менә тагын тантанага 100 бала чакырулы иде. Чарада район башлыгы үзе дә катнашты. Айрат Хәйруллин быел күрсәтелгән ярдәмнең узган ел белән чагыштырганда биш тапкырга артык булуын искәртте.
- Балаларның 1 сентябрьдән зур тормышка аяк атлаулары башлана. Аларның барысы да, шул исәптән аз тәэмин ителгәннәре дә беренче уку елын матур портфельләр һәм мәктәп формасы белән каршыларга тиеш. Изге гамәлгә кушылып, балаларга шатлык бүләк иткән һәркемгә зур рәхмәт, - диде район башлыгы.
Ярдәм күләменең артуы «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» проекты буенча портфель һәм башка мәктәп кирәк-яраклары белән бүләкләнүчеләр санын да арттырырга мөмкинлек биргән. Узган ел 200 балага ярдәм күрсәтелсә, агымдагы елда аларның саны 700 дән артып киткән инде. Беренчеләрдән тыш аз тәэмин ителгән, күпбалалы гаиләләрнең 2-11 нче сыйныфта укучыларына, инвалид балаларга да ярдәм күрсәтелә.
- Бик яхшы проект бу. Аның булдыручыларга зур рәхмәт. Күпме балага мәктәп кирәк-яраклары белән бергә сөенеч тә өләшенә, - диде 7 яшьлек Алиянең әнисе Гөлназ Зиятдинова.


Зиятдиновлар күпбалалы гаиләдән исәпләнә - Алиядән тыш тагын 5 һәм 1 яшьлек сабыйлары бар. Олы кызларын татар гимназиясенә укырга биргәннәр. Дөрес, алар ярдәм көтеп утырмаган, кызларын мәктәпкә әзерләгән. Балалар һәм яшүсмерләр үзәгендә район башлыгы үзе аркасына киерткән сумкага да Алия ихластан шатланды. Өстәвенә портфель тапшырулар җыр-биюләр белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса