Мәгариф

Әлмәттә киләчәкне кайгырталар

Әлмәткә "Татарстанның киләчәк көллияте"ндә лаборатория залы оештыру өчен җиһазларның икенче партиясе кайтты.

Программа белән идарә ителүче токарь һәм фрезер станокларында детальләрне эшкәртү һәм CAD/CAM технологияләре буенча әлеге лаборатория комплексы 10 миллион сум тора. Ул республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы акчасына алынган. Заманча җиһаз булачак станокчыларны һәм инженер-конструкторларны өйрәтүдә файдаланылачак. Мәгълүм булганча, узган елның ноябрендә әлеге көллият өчен пневмо һәм гидроавтоматика буенча 4 укыту стенды алынган иде. ел азагына кадәр мехатроника, электр-монтаж, эретеп ябыштыру технологияләре буенча да лабораторияләр сатып алу күздә тотыла.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Әлмәттә киләчәкне кайгырталар
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәгариф