Әлмәттә иң яхшы җәмәгать тәрбиячесен сайладылар
Калабызда әлеге республика бәйгесенең муниципаль читтән торып уздырыла торган этабы үтте.
Бәйгедә 10 кеше катнашты. Бәйге ике өлештән торды. Катнашучылар үзләрен тәкъдирләделәр, җәмәгать тәрбиячеләре институтына мөнәсәбәтләреначып салдылар, тормыш өстенлекләре белән таныштырдылар. Икенче өлеш балигъ булмаганнарны реабилитацияләү буенча шәхси авторлык программасын яклауга багышланды. Бәйге нәтиҗәләре буенча "Опека" бүлеге психологы Ильмира Талипова III, 6 нчы мәктәп директоры урынбасары Динара Вавилова II, "Электрон" яшүсмерләр клубы социаль педагогы Илнара Вәлиева I дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа