Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә “Глаголица-2015” уку бәйрәме узды

Шимбә көнне шәһәр паркында чын-чынлап китап бәйрәме булды. Инде икенче ел бездә "Глаголица-2015" исеме астында уку бәйрәме оештыралар.

Чарага Әлмәт балалары гына түгел, ә күрше районнардан да килгәннәр иде. Мәскәүдән үк килгән балалар язучылары балаларга үз китапларын бүләк итте, яңа әсәрләреннән өзекләр укыды. Аеруча Таня Беринг китаплары аларга хуш килде.

Парк сәхнәсе янында ук татар һәм рус телендә чыккан өр-яңа, Татарстан китап кибетләрендә булмаган китапларны тәкъдим иттеләр.Аларны сатып алырга, якыннарга бүләк итәргә дә мөмкин иде.

Бу чара Әлмәттә инде икенче ел уздырыла. Киләсе елга аны тагын да зуррак итеп оештырырга, балаларга хәтта кино күрсәтергә дә уйлап торалар.

Әлеге чараны балаларны яклаучы "Бәхетле тарихлар" дигән хәйрия фонды оештырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса