Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә чыгарылыш кичәләре узды

Әлмәт тарихында мондый вакыйга тәүге тапкыр!

Әлмәттә быелгы чыгарылыш кичәләре сөенерлек нәтиҗәләре белән дә истә калыр мөгаен. 1069 укучының 109 ы - уку алдынгылары. Аларны хөрмәтләү һәм тәбрикләү кичәсе балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәге сәхнәсендә матур чыгышлар белән үрелеп барды.

- Сез калган сыйныфташларыгыз белән чагыштырганда бер башка өстен

торасыз. Тырышып укырга, уку алдынгысы булырга дигән максатка ирешә алгансыз. Бүген биредә лидерлар, республиканың һәм илнең киләчәген хәл итүчеләр басып тора. Сезнең алда бөтен ишекләр дә ачык. Кайсын сайлаячагыгыз һәм кем булачагыгыз бары тик сезнең үзегездән генә тора. Уңышлар сезгә! - диде район башлыгы Айрат Хәйруллин һәм республика, район, халыкара олимпиадаларда призлы урыннар яулап кайткан укучыларны әзерләгән мөгаллимәләргә рәхмәт хатлары тапшырды. Медалистларны укытып чыгару буенча лидер мәктәпләр дә бар. Быел 2 нче лицейдан 16 уку алдынгысы чыккан! Шулай ук, 1,2,10, 24, 16 нчы мәктәпләр, 1 нче лицей-интернаттан да уку алдынгылары бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса