Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә чыгарылыш кичәләре гөрләде [+ ФОТОЛАР]

Бу көннәрдә Әлмәт һәм район мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре узды.

900 дән артык укучы 11 нче сыйныфны тәмамлап, кулларына иң мөһим документларның берсен - аттестат алды.

11 ел буе бары яхшы билгеләренә генә укып, медаль алучылар быел 114. 7 нче мәктәпне хәтта 4 кыз алтын медальгә тәмамлаган. Аларның чыгарылышларын карарга һәм котларга район башлыгы Айрат Хәйруллин үзе килде.

- Сезнең өчен төп сынау артта калды. Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырып, сез 11 ел буе алган белемнәрегезне инде күрсәттегез. Алда олы тормыш юлы көтә. Аның нинди булачагын бары тик үзегез генә хәл итәсез. Белем йортларын һәм һөнәр сайлаганда ныклап уйлагыз. Дипломнарыгыз сандык төбендә ятарлык булмасын, - диде ул мәктәп директоры һәм фидакарь укытучыларга Рәхмәт хатлары тапшырып.

ТР Дәүләт советы депутаты Марат Галеевның килүе һәм укучыларны шәхсән котлавы, әлеге мәктәпне тәмамлаган Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшинның сәламнәрен җиткерүе икеләтә шатлыклы булды һәм бу мәктәп укучыларына мәртәбә өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса