Әлмәттә чәчәкләр бәйрәме узды
Шәһәр паркында Чәчәкләр көне оештырылды.
1, 2, 15, 36, 40, 47, 50, 51, 52, 54, 57 нче балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, тәрбиячеләр, әти-әниләр чыгыш ясады. Шушында ук иң яхшы чәчәк бәйләменә бәйге дә оештырылды. Бәйләмнәргә төрле исемнәр бирелгән. Жюри беренче урынны 29 һәм 38 нче бакча эшләренә бирде. Икенче урында - 4 нче бакча, 3 нче урында 21 нче балалар бакчасы. 14, 18, 20, 24, 30, 31, 32, 44, 48 бакча төрле номинацияләрдә җиңү яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа