Әлмәттә булачак нефтьчеләр саны артты [+ФОТОЛАР]
Бүген Әлмәт урамнары тагын да җанлана төште. Матур итеп киенгән балалар һәм яшьләрнең уку йортларына ашыгуы калабызга әнә шундый күркәмлек өстәде. Яңа уку елы башлануга багышланган тантана Әлмәт дәүләт нефть институтында да узды.
Быелгы беренче курс студентлары аудиторияләр ишеген истәлекле елда ачып керде - Әлмәт дәүләт нефть институтына 60 ел тула. Шушы дәвердә биредә укыганнар арасында танылу яулаган нефтьчеләрдән алып зур җитәкчеләргә кадәр бар. Алар салган данлы традицияләрне дәвам итү, студент елларын истә калырлык итеп уздыру өчен уку йортында барлык мөмкинлекләр дә, шартлар да тудырылган. Алда зур бурычлар да тора.
- Институт базасында югары нефть мәктәбе төзелә. Без сезнең укуга, фән, иҗат, спорт эшләренә җаваплы каравыгызга исәп тотабыз, - диде ректор вазифаларын башкаручы Роберт Нургалиев беренче курс студентларына мөрәҗәгать итеп.
Студент еллары иң мавыктыргыч, истә калырлык чор. Аны файдалы итеп уздыру иң беренче чиратта үзеңнән тора. Бу хакта район башлыгы Айрат Хәйруллин да билгеләп үтте. Аның белән килешми мөмкин түгел, элеккеге кебек укуны тәмамлап, кулга диплом алып, эшкә билгеләнү чорлары узды. Эш бирүчегә үзеңнең иң яхшы белемле, аны производствода оста куллана алуыңны раслый белергә дә кирәк.
- Яхшы түләүле эшкә урнашу һәм хезмәт баскычларыннан күтәрелү, зур казанышларга ирешү теләге белән янасыз икән, үзегезне студент чагында ук конкурентлыкка сәләтле шәхес итеп формалаштырыгыз, - диде район башлыгы.
Булачак нефтьчеләрне яңа уку елы белән котларга кунаклар күп килгән иде. Татарстан Президенты каршында эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев та бүгеннән яшьләр өчен төрле вакыйгаларга бай мөстәкыйль тормыш юлы башлануын ассызыклап, һәр көнне файдалы уздырырга чакырдылар.
- Әлмәт дәүләт нефть институты - нефть сәнәгатенә кадрлар әзерләү үзәге. Ә нефть сәнәгате безнең республиканың муллыгын хәл итә. Сезнең алда зур бурыч тора. Бүген әлеге уку йортын тәмамлаучылар илнең төрле тармагында эшли. Сезгә зур уңышлар, - дип киләчәктәге илнең, Татарстанның тормыш-яшәеш дәрәҗәсенең бүгенге яшьләргә бәйле булуын искәртте алтынчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров та.
АГНИ «Татнефть» ААҖнең даими ярдәмен тоеп яши. Студентлар Кара диңгез буенда сәламәтлекләрен ныгыта, уку алдынгылары исемле стипендия ала, тиздән яңартылган 1 нче студентлар йорты һәм «В» корпусы ишекләрен ачачак. Белем көнендә дә нефтьчеләр янәшәдә. Профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин, кадрлар бүлеге начальнигы Рифдар Хәмәдьяров компаниянең чыгарылыш студентларына таләпләре булуын, шуңа күрә һәр мизгелне актив үткәрү кирәклеген, боларның барысы да эшкә урнашканда искә алынуын әйттеләр.
Институтның күркәм традицияләре күп. Бәйрәм линейкасына узган уку елындагы иң яхшы чыгарылыш студентларын чакыру шуларның берсе. Быел үзләренең юлламаларын Денис Детистов һәм Марина Кудерова җиткерде. Беренче курс студентларына фән мәрмәрен тапшыру да бер йола икән.
Әнә шундый күңелле мизгелләр, матур теләкләр белән башланды студентларның институттагы беренче көне.
Мин АГНИга укырга керер өчен кечкенәдән үк максатчан әзерләндем. Яхшы баллар тупладым. Бабаем нефтьче, әтием дә шушы һөнәр иясе иде. Аларның юлын дәвам итәчәкмен. Өстәвенә биредә шартлар искиткеч. Безне Җәлил бистәсеннән «Татнефть» бүлеп биргән махсус автобус йөртә, - диде Динар Ильясов шатлыгы белән уртаклашып. Беренче курска кабул ителгән 331 студент арасында Казахстан, Кыргызстан, Удмуртия, Башкортстан, Самара, Оренбургтан килүчеләр бар.













.jpg)
Ирина Апачаева
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia