Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәгариф

Әлмәттә бүген академия ачыла

Ул төбәгебезнең талантлы балаларын үстерү юнәлешендә эшләячәк.

«Академия» исеме астында мәдәни-белем бирә торган проект СССРның халык артисты Владимир Спиваковның «Балалар - балаларга» халыкара хәйрия фонды тарафыннан оештырылган. Проект кысаларында 300 иң сәләтле яшь татарстанлы музыка һәм рәсем сәнгате, хореография буенча мастер-классларда катнаша алачак. Бүген Әлмәттә старт биреләчәк проект Азнакай, Нурлат һәм Лениногорск шәһәрләрендә дә дәвам итәчәк.
Очрашу барышында үз тәҗрибәләре белән Россия һәм чит илләрнең әйбәп баручы педагоглары, Владимир Спиваков фондының стипендиатлары уртаклашачак. Әлеге проект быел Россия Президенты грантына ия булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса