Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә беренче курсларны котладылар.Чарадан фоторепортаж

Ел да сентябрьдә Әлмәт урамнары яңача сулый башлый - дистәләгән шәһәрләрдән безгә студентлар укырга килә. Кичә шәһәр паркында беренче курс студентларының багышлау кичәсе булып узды.

Уку йортлары арасында беренчеләрне багышлау кичәсе ул бер-берең белән танышу, аралашу, фикер алышу өчен менә дигән мөмкинлек булып тора. Чараны оештыручылар да (балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе) моны күздә тотып һәр уку йортының күргәзмәсен булдыруны максат итеп куйган. Булачак медицина белгечләре теләге булганнарга кан басымын үлчәсә, физик чыныгу яклы физкультура укытучылары сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап сәхнә янында ук спорт белән шөгыльләнде. Ә сәүдә техникумы студентлары аш-су өлкәсендәге осталыкларын күрсәтте. Кыскасы, монда һәркем үзенә кызыклы шөгыль таба алды.

Елдагыча, беренчеләрне багышлау концерт номерлары белән үрелеп барды. Яшьләрчә булгач, викториналар, уеннар да заманча һәм креатив булды. Беренчеләрнең дәррәү килеп үзләренең уку йортлары өчен җан атып утырулары сөендерде.

Ниһаять, студент булулары белән чиксез горурлык хисе кичергән Лениногорск кызлары Диана Муратова һәм Адилә Казакова да азрак курку хисе булуын яшермиләр. Булачак юристлар инде атна-ун көн үтсә дә, әле дә студент тормышына кереп китә алмаганнар икән.

- Әлмәт зур һәм заманча шәһәр. Монда аралашыр өчен

шартлар да, барырга урыннар да күп. Фатир яллап торабыз. Уку елы бераз куркыта. Имеш, бик авыр булачак диләр. Ничек тә ерып чыгарбыз әле, - ди кызлар беравыздан.

Кемне генә куркытмый икән ул яңа уку елы, яңа тормыш. Әлмәт дәүләт нефть институты ректоры Александр Емекеев та студентларга үзенең яшьлек елларын сөйләп алды. Алда зур һәм катлаулы белем иле көткәнен искә төшерде. "Сессиянең беренчесенә ныклап әзерләнеп өлгермәсәгез, аның икенчесе гомумән дә булмаска мөмкин" дип шаяртты. Әлмәтнең һәр уку йортыннан директорлар һәм ректорларның беренчеләргә теләкләрен җиткерүләре инде матур гадәткә керде.

Бүген бездә якынча 15 ләп уку йорты бар. Аларда 12 меңгә якын студент белем ала. Моннан тыш, нефтьчеләр каласында студентларның күңелле яшьлекләре өчен күп шартлар тудырылып тора: моңа төрле спорт объектлары да, сәнгать мәктәпләре дә, сәүдә һәм күңел ачу үзәкләре дә керә.

Шуңа да, абитуриентларның күбесе югары һәм һөнәри белем алыр өчен нәкъ менә Әлмәт уку йортларын сайлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса