Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә балаларның хыялларын тормышка ашыралар [+ФОТОЛАР]

29 нчы "Диңгезкәй" балалар бакчасында гаилә көненә багышланган кичә узды.

Халыкара гаилә көнендә ата-аналар белән берлектә җылы тамаша уздыру шушы бакчада эшләүче тәрбиячеләр идеясы белән тормышка ашты. Балалар өчен бакча белән гаиләнең бердәм булып, тыгыз эшләве үтә дә әһәмиятле мизгел. 29 нчы «Диңгезкәй» балалар бакчасы мөдире Альбина Гатина да ата-аналарны бәйрәм белән котлаганда менә шуны атап әйтте.

1993 елдан бирле уздырылучы гаилә көненең символы булып ромашка - акчәчәк санала. Бәйрәмнең иң матур мизгелләре дә әнә шул чәчәк тирәсендә әйләнде. Акчәчәкнең һәр таҗы җиргә килеп төшкән саен, сабыйларның хыяллары тормышка ашты.

«Диңгезкәй» балалар бакчасының төп бурычы тәрбия биреп кенә калмау, ә сабыйларны татар һәм рус телләрендә камил аралашырга өйрәтү. Әлеге уңайдан 2013 елдан бирле биредә уку-укыту методик комплектлар булдырылган. Рус телле балаларның татар даирәсендә аралашуын арттыруны бурыч итеп куйган программа инде үзенең беренче җимешләрен дә бирергә өлгергән: сабыйларның күбесе республиканың ике дәүләт телләрендә - русча һәм татарча да иркен аралаша ала.

Бер сүз белән генә әйткәндә, 29 нчы балалар бакчасының максаты изге- сабыйларның киләчәге матур һәм өметле булсын өчен хәзердән үк икетеллелек мәсьәләсен уңай хәл итү, замана таләпләренә туры килгән тәрбия һәм белем бирү.

Филүзә Хәмидуллина.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса