Әлмәттә август конференциясе үтә
Әлмәт педагоглары традицион август конференциясенә җыела.
26 августта Әлмәттә Әлмәт районы мәгариф хезмәткәрләренең традицион август конференциясе пленар утырышы була. Ул «Заманча мәгариф: яңа ориентирлар, яңа таләпләр» дигән исем астында үтәчәк.
Конференция эшендә ТР Мәгариф министрлыгы вәкилләре, Әлмәт районы җаитәкчелеге, мәгариф идарәсе һәм районның барлык белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре катнаша.
Анда 2014-2015 нче уку елына йомгак ясалачак һәм алда торган уку елына бурычлар билгеләнәчәк. Иң яхшы педагоглар һәм учреждениеләр билгеләп үтеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia