Әлмәтнең яшь галиме грантлы булды
Әлмәттә яшь галимгә Әлмәт дәүләт нефть институты грантын тапшырдылар.
Яшь галимнәрнең фәнни-техник юнәлеш буенча фәнни проектлар бәйгесе эксперт комиссиясе аны нефть-газ җиһазлары кафедрасы аспиранты Сабановка бирергә карар чыгарды.
Конкурсант «Диагностика насосного оборудования с помощью внешнего вибровозбудителя» проектын тәкъдим иткән (фәнни җитәкчесе - техник фәннәр кандидаты, нефть-газ җиһазлары кафедрасы профессоры А. Галиев).
Грантны тапшырып, институт ректоры Александр Александрович Емекеев фәнни эшнең мөһимлеген билгеләп үткән һәм яшь новаторга алдагы эшчәнлегендә уңышлар теләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа