Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәтлеләрне хәйрия акциясендә катнашырга чакыралар

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе Әлмәт муниципаль районында 2007 елдан бирле үткәрелеп килә.

2016 ел да искәрмә булмады, әлеге акция 1 августтан старт алды. Ул матди ярдәм күрсәтергә теләге булган барлык кешеләрне балаларга мәктәп букчалары, канцелярия кирәк-яраклары, мәктәп һәм спорт формалары сатып алып бирүгә җәлеп итүне күздә тота. Акциянең максаты - мохтаҗ гаиләләргә ярдәм кулы сузу, беренче сыйныф укучысының тормышындагы мөһим вакыйганы бәйрәмгә әверелдерү. Быел 1 сентябрьдә 1500 дән артык малай һәм кыз тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк.

Әлеге акция кысаларында бер үк вакытта аз тәэмин ителгән күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, үзе инвалид булган һәм инвалид ата-ана тәрбиясендәге 2-11 нче сыйныф укучыларына да ярдәм итү күздә тотыла. Комплект составы гадәттәгечә булып кала: бу канцелярия кирәк-яраклары, дәфтәрләр, мәктәп формасы комплектлары.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит-2016» хәйрия акциясе киң колач алырга һәм яшь гражданнарыбызга игелеклелек, гаделлек кебек төшенчәләрнең сүздә генә калмавына ышанырга ярдәм итәргә тиеш.

Барлык битараф булмаган җитәкчеләрне һәм Әлмәт районында яшәүче кешеләрне «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясендә актив катнашырга чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса