Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәтлеләр дипломсыз калган

Татарстанның шәхси вузы - икътисад, идарә һәм хокук институты 16 белгечлек буенча дәүләт аккредитациясеннән колак каккан булган.

Аны туктату турындагы боерыкка 2015 елның 30 декабрендә кул куелган. Аккредитацияне туктату институтның алты филиалына да кагылган. Бу хәл 5 мартта Әлмәттә филиалның читтән торып уку бүлеген тәмамлаучылар «Финансы и кредит» юнәлеше буенча диплом ала алмагач билгеле булган.

Бу хакта «Реальное время» хәбәр итә.
Кайбер чыганакларга караганда, хәзерге вакытта институт Рособрнадзор тарафыннан ачыкланган хилафлыкларны бетереп, башкарылган эш турындагы отчетын һәм аны раслаучы документларны күзәтү органына юллаган. Институт администрациясе якын араларда аккредитациянең яңартылуы турында боерык көтә, диелә вузның рәсми сайтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса