Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәтле ясалма интеллект булдырмакчы

Шушы көннәрдә «IT-Планета 2016-2017» бәйгесеннән әлмәтле лаеклы чыгыш ясап кайтты.

«IT-Планета» халыкара олимпиадасы информацион технологияләр өлкәсендә абруйлы чараларның берсе булып тора. Анда студентлар һәм белем йортларын тәмамлаучылар үзләрен сынап карый ала. Быелгы олимпиаданың сайлап алу туры инде яз көне үк башланган иде. Финалга Россиядән генә дә 2000 ләп кеше чыккан. Алар арасыннан Әлмәт политехник техникумын узган ел тәмамлаган яшь белгеч Валерий Борисов 11 нче урынга лаек булып, олимпиаданың Сочида узган йомгаклау өлешенә бару бәхетенә иреште. Ил буенча 11 нче урын, округ буенча 8 нче урынга чыгу үзе үк җиңүне күрсәтсә дә, йомгаклау этабында абсолют беренче урынны яулый алмады ул. Әмма сәләтле егет моңа бер генә дә борчылмый.
- Бу халыкара олимпиадада "Иң яхшы ирекле диплом" номинациясендә чыгыш ясадым. Хәтта нефть скважиналары белән читтән торып идарә итеп булган идарә шкафлары программасын тәкъдим иттем. Минем проекттан да көчлерәкләре бар иде әлбәттә. Мәсәлән, бер егет күз катлавын сканерлап, төрле нәселдәнлек авыруларын алдан ачыклау программасын булдырган иде, - дип 20 яшьлек Валерий Сочидан алып кайткан хис-кичерешләре белән уртаклашты.
Техникумны тәмамлагач үз белгечлеге буенча инде эшкә дә урнаша алган. Әмма хәзер янып-көеп Иннополис университетына укырга керергә йөри. Киләчәккә планнары да зурдан аның:
- Университетны тәмамлап, шушы өлкәдә эшлисем килә. Без, программистлар - киләчәкне булдыручылар. Иң зур хыялым да йөзләрне таный, ясалма интеллект булдыручы оешмага нигез салу. Аның өчен миңа әле би күп укырга, белем эстәргә һәм тырышырга кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса