Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәтле «Академик сәнгать мәктәбе» белем бирү программасында катнаша

Әлмәтнең 1 нче гимназия укучысы Шамил Тимеров «Сириус» белем бирү үзәге тарафыннан әзерләнгән «Академик сәнгать мәктәбе» белем бирү программасында катнаша.

Хәзерге вакытта ул Россия югары уку йортларының федераль программалары буенча рәсем һәм сыннар ясау серләренә өйрәнү максаты белән Сочи шәһәрендә. 
Өч атна дәвамында укучылар иҗади остаханәләрдә рәсемнән (гипс, экорше, натурадан) алып скульптурага (баш һәм фигура) кадәр сәнгать кәсебенең төп күнекмәләрен үзләштерәчәк. 


Сочидагы «Сириус» белем бирү үзәге Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы буенча Олимпия инфраструктурасы базасында «Талант һәм уңыш» мәгариф фонды тарафыннан оештырылган.

Фото:шәхси архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса