Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт укытучыларына өстәмә бүләкләр булачак

Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе ул - узган уку елына йомгак ясап, бер еллык эшчәнлеккә нәтиҗә чыгару гына түгел, ә яңа уку елына старт бирү дә әле.

Гадәттәгечә быелгы август киңәшмәсенә дә мәгариф вәкилләре генә түгел, ә район җитәкчелеге һәм мәртәбәле кунаклар да килгән иде. Интерактив мәйданчыклар күргәзмәсе белән башланып киткән чара пленар утырыш белән "Нефтьче" Мәдәният сараенда дәвам итте.

Әлмәт районы республика буенча мәгариф рейтингында быел җиде баскычка югарыга үрмәләп, 18 нче урынны яулады. Район башлыгы Айрат Хәйруллин бу уңайдан якын киләчәктә районның беренче өчлеккә керүен теләп калды, бездә белем бирү өлкәсен үстерер өчен бөтен алшартлар булуын ассызыклады.

Айрат Хәйруллин иң яхшы укытучыларны бүләкләү, педагоглык эшенә кызыксындыруны арттыру максаты белән якын арада район башлыгы исемендәге махсус фонд булдырылачагын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса