Әлмәт укытучыларын укытачаклар
Әлеге уку әлмәтлеләргә генә түгел, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Татарстанның башка шәһәрләре һәм районнары укытучыларына да кагыла.
Аларны КФУ мөгаллимнәре укытачак. Киләсе ел азагына кадәр 1,5 меңнән артык укытучыны финанс дисциплиналарына өйрәтү планлаштырылган. Әлмәтнең 166 укытучысы өчен курсларның көндезге өлеше 21-25 август көннәрендә 16 нчы мәктәп базасында үтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа