Әлмәт укучысы җирне югарыдан фотога төшерүче гелиошар уйлап тапты
Аны шушы көннәрдә күккә очырдылар.
Аппаратны уйлап табучының берсе - 11 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы Дамир Хаҗиев. Әлеге идеяне Яшь техниклар станциясе тәкъдим иткән. Әлеге шарга видеокамера һәм трекер урнаштырылган. Алар ГЛОНАСС аша аппаратның кайдалыгын күрсәтеп торачак. 20-30 км югарыга күтәрелгәч, гелиошар спутник кебек үк җирне төшерәчәк, дип белдерә уйлап табучылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа