Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт укучыларына депутатлар дәрес уздырды [+ФОТОЛАР]

Бу көннәрдә Татарстанның барлык мәктәпләрендә тугызынчы тапкыр Парламент дәресләре узды.

Әлмәтнең 2 нче мәктәп укучылары күрсәткән үзенчәлекле ачык дәрестә район башлыгы Айрат Хәйруллин һәм 6 нчы Белоглазов округы буенча депутат Ринат Бадыков та катнашты.
Быелгы Парламент дәресенә «Татарстан - 2030: республиканың киләчәгенә минем керткән өлешем» дигән теманы сайлаганнар. Татарстан үзалдына куйган стратегиянең үзәгендә - заманча икътисадның нигезен тәшкил итүче кеше капиталы ята. Мәктәп укучылары Татарстанның социаль-икътисади үсешенә нинди өлеш кертә алулары турында үз фикерләрен җиткерә алды.
Тарих дәресе укытучысы Мария Сыркина 11 нче сыйныфны командаларга бүлеп, Парламент дәресенә яңача караш ташлады.
- Еш кына кеше капиталы дибез. Инфраструктурага, икътисадка ул турыдан-туры бәйләнгән. Мин укучыларның дөрес фикерли белүләренә, тел байлыкларына шаккаттым. Әйтерсең, гади генә дәрестә түгел, ә депутатлар җыелган берәр сессиядә утырдым. Менә мондый очрашуларның һәм укуларның файдасы зур дип беләм. Киләчәк ерак булып күренсә дә, вакыт тиз уза. Кеше бүгенге көн белән түгел, ә киләчәген уйлап яшәргә тиеш. Шул чагында гына үзеңнән соң якты эз калдырып һәм бәхетле тормышка ирешеп булачак, - диде район башлыгы.
Укучылар да дәрес азагында үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таба алды. Мондый очрашуларны ешрак оештырырга кирәк дигән фикер җиткерүчеләр дә булды.
- Кеше капиталын булдыру һәм туплау, икътисадта кеше капиталына
ихтыяҗ булган һәм уңышлы эшли ала торган иҗтимагый институтлар булдыру турында сүз алып барабыз икән, киләчәк өчен мөһим роль уйнаучы укучыларга һәм мәктәпләргә игътибар булырга тиеш, - диде 6 нчы Белоглазов округыннан килгән депутат Ринат Бадыков.
Парламент дәресендә актив катнашкан укучыларга һәм яшь укытучыга Айрат Хәйруллин истәлекле китаплар да тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса