Әлмәт укучыларына 50 мең сум тапшыралар [+ФОТОЛАР]
Бу уйдырма түгел, ә чынбарлык. 50 мең сумны теләсә кем ала ала.
Әмма аның өчен «Шелест Венчурз» - микровенчурлы фонд җитәкчеләрен үзеңнең стартап белән шаккаттырырга кирәк.
Шушы көннәрдә Әлмәткә республиканың иң яшь эшмәкәре Денис Шелестов килеп, укучылар белән очрашты һәм дөньяда беренчеләрдән булып мәктәп укучылары стартапларын инвестицияләүче фонд - "Шелест Венчурз"ның старт алуы турында хәбәр итте.
Шелест Венчурз - микровенчурлы фонд, аның күләме 1 миллион сум. Мәктәп укучыларының проектларын инвестицияләү өчен булдырылган бу фондка нигез салучы Денис Шелестов һәм ИТ-эшмәкәр, бизнес-ангел, инновациянең яшь лидерлары берлеге президенты Рамил Ибраһимов. Алар шушы көннәрдә Әлмәтнең 10 нчы мәктәбендә технологик бизнес проектларын тәкъдим иткән мәктәп укучыларына «Код Альметьевска» мәгариф проекты кысаларында программалык нигезләрен уздырды.
Инде финалга узган 50 дән артык проект арасыннан бүген үк бөтен илгә тәкъдим итеп, беренче керем алырлык дәрәҗәдә уңышлы булганнары да бар. «ВПИ-ска.рф» - актив ял итүне үз итүчеләр өчен булдырылган мобиль кушымта. Аны 25 нче мәктәптән өч укучы булдырган. Һәм «Шелест Венчурз» микровенчурлы фондыннан беренче 50 мең сум инвестиция дә (бер проект инвестиция күләме шуның кадәр) нәкъ менә шушы стартапны үстерүгә бүленеп бирелде.
Уңышлы проектлар буенча инде Әлмәт мәктәпләре рейтингы да төзелгән. Интернетны су урынына эчеп, программалый белүчеләр иң күбе 16 нчы мәктәптә, лицей-интернатта һәм 2 нче лицейда. Мәктәп стартаплары буенча тулырак мәгълүматны «Шелест. Венчурз.рф», «Дай 5. рф» һәм «Кодальметьевска.рф» сайтлары аша белеп була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа