Әлмәт укучыларын тикшерәчәкләр
Әлмәттә бердәм дәүләт имтиханы үткәрү пунктларында стационар металл эзләү чаралары урнаштырачаклар.
Алар ярдәмендә укучыларны имтиханга керер алдыннан телефоннары һәм башка гаджетлары булу-булмауга тикшерәчәкләр. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә мәгариф идарәсе башлыгы белдергән. Шулай ук һәр аудиториядә онлайн режимда күзәтү һәм видеога язып бару өчен видеокүзәтү җайланмалары куелачак.
Әлмәттә БДИ тапшыру пунктлары дүртәү булачак: 2 нче лицейда һәм 3, 12, 20 нче мәктәпләрдә. Быел 1210 Әлмәт укучысы БДИ тапшырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia