Әлмәт укучылары Удмуртия министрлыгы бүләгенә лаек булды
Ижевск шәһәрендә үткән "Телләр һәм мәдәниятләрнең заманча палитрасы:яшьләр карашы" төбәкара фәнни-гамәли конференциясенә Әлмәтнең 4 нче мәктәбе укучылары да барды.
"Рус теле" секциясендә 8 а сыйныфы укучылары Регина Шәйхуллова 2 нче, Азат Хәсәншин 3 нче урын яуладылар. Алар Удмуртия республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары белән бүләкләнделәр. Укытучылары Р.Т.Дмитриевага да министрлыкның Рәхмәт хаты тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа