Реклама
16 нчы гомуми белем бирү мәктәбенең укытучылары һәм укучылары Халыкара Конгрессның төбәк этабы кысаларында Азнакай районының Тымытык авылында булып кайтты. Анда ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институты директоры, тарих фәннәре докторы, академик, ТР Фәннәр академиясенең вице-президенты Рафаэль Хәкимов катнашында түгәрәк өстәл артында сөйләшү дә уздырылды.
Әңгәмә барышында мәктәп укучылары үзләрен кызыксындырган мәдәни-сәяси сорауларга җавап алдылар. Шулай ук әлмәтлеләр агач сыны остасы, рәссам, ветеран укытучылар Нәфисә һәм Миңнегали Галиевләрдә булдылар, аларның кул эшләренә сокландылар.
Авыл белән танышканнан соң чаралар Мәдәният йортында "Яратырга килдек без бу җиргә " дигән музыкаль-әдәби композиция белән дәвам итте. Конгрессның икенче этабы Әлмәт шәһәренең 16 нчы мәктәбендә узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы