Әлмәт укучылары рус телен су урынына эчәләр, ә географияне юк!
Әлмәт тарихында беренче тапкыр 5 укучы рус теленнән 100 балл җыйды.
Иң күп балл җыючылар химиядән дә бар - 1 нче лицей һәм 17 нче мәктәп укучылары.
Төп фәннәрнең берсе - рус теленнән 350 укучының 80 баллдан югарырак нәтиҗәләргә ирешүен ассызыклап узарга кирәк. Әлеге фән буенча уртача күрсәткечләр дә республика буенча югарырак - 73,3 балл. Тагын зур сөенче - быел рус теленнән берьюлы 5 укучы 100 балл җыя алды! Андый нәтиҗәләргә ирешүчеләр районда ел саен булып тора, әмма моңарчы берьюлы шуның кадәр кешенең 100 балл җыя алганы юк иде әле.
Сайлап алынган фәннәргә килгәндә, биология һәм әдәбият буенча укучыларның белемнәре инде берничә ел буена ныгый гына баруын билгеләргә кирәк. Башка районнар белән чагыштырганда ике ел рәттән баллар да шактый югарыга үрмәли. Биология буенча уртача 59,73 булса, әдәбияттан - 59, 3.
Ә менә физика, химия һәм географиядән безгә әле шактый тартылырга кирәк. Географиядән 37 укучы хәтта минималь баллны да җыя алмады! Тарих һәм инглиз теленнән дә республика белән чагыштырганда баллар әллә ни мактанырлык түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia