Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт укучылары Чехияне яулый [+ФОТОЛАР, ВИДЕО]

Әлмәттә узган 1 сентябрь бәйрәменә хәтта казанлылар да шаккатты!

Быел 22000 укучы, шул исәптән 2735 нәни әлмәтлегә беренче кыңгырау чыңлады. Меңләгән укучы матур истәлекләргә бай җәй белән саубуллашып, белем бәйрәменә мәктәпләргә җыелды.

Мәктәпләр көлеп тора

Балалар - безнең киләчәк. Шуңа да бүгеннән үк ныклы нигез булдыру, лаеклы алмаш әзерләү аеруча да мөһим, җаваплы вазифа. Татарстанлылар бу яктан бәхетле, дәүләтебез һәр юнәлештә безне кайгыртып, гаиләләргә ярдәм кулы сузып, барлык шартларны тудырып тора. Яңа уку елы да укучылар һәм әти-әниләр күңелендә шатлыклы вакыйгалар белән истә калыр, мөгаен. Кайбер укучыларның капиталь ремонт ясалган, якты, зәвык белән бизәлгән мәктәпләргә аяк басуын исәпкә алсак, кәефләрнең күтәренке булуында шик юк.

2012 елдан Татарстан Республикасы Президенты инициативасы белән бездә уникаль программа гамәлгә кертелде - мәгариф учереждениеләренә капиталь ремонт ясала башлады. Яшерен-батырын түгел, бик күп мәктәпләр инде күптәннән яңарыш сорый иде, аларның кайберләренә нигез моннан 50-60 ел элек үк салынган ич. Әлеге программа ярдәмендә меңләгән укучыга җылы, уңайлы һәм заманча җиһазландырылган мәктәпләрдә белем алу мөмкинлеге тудырылды. Шушы кыска гына вакыт эчендә республикада 780 мәктәп һәм балалар бакчалары төзекләндерелде. Әлмәт районында да әлеге программа тулы куәтендә гамәлдә - 2013 елдан башлап барлыгы 24 мәктәпкә капиталь ремонт ясалды. Быел тагын 8 мәктәп яңартылды. Моның өчен республика бюджетыннан 106 миллион сум акча бүлеп бирелде.

Әйтергә кирәк, программа ныклы белем алу өчен уңайлы алшартлар тудырып кына калмый, ә ике сменалы укуны бетерүдә дә үз нәтиҗәләрен бирә. Күп кенә мәктәпләрдә капиталь ремонттан соң яңа кабинетлар булдырыла, бүлмәләр киңәйтелә.

- Урта белем алучылар саны ел саен арта гына бара. Моннан өч ел элек мәктәпләрдә 21000 бала белем алса, андыйлар саны быел 22 меңгә җитә, - ди район мәгариф идарәсе начальнигы Дмитрий Садетдинов. - Соңгы өч елда Әлмәттә 6 мәктәп ике сменада эшләп килде. Алар санын ел саен киметеп, 2020 елга шәһәрдә бары бер мәктәп кенә ике сменалы уку системасында калыр дип ышанабыз.

Соңгы елларда яңа мәктәпләр сафка кертелү дә ике сменалы уку мәсьәләсен уңай якка хәл итә башлады. Шәһәребездә 2014 елда заманча 25 нче мәктәп үз ишекләрен ачты. Якын киләчәктә «Көнбатыш капка» микрорайонында яңа белем учагы сафка кертелергә тиеш. Тагын бер күңелле вакыйга, быел яшьләр инновацион иҗаты үзәге булдырылып, нәни инженерларга сәләтләрен үстерергә мөмкинлек тудырылса, ел ахырында «Кванториум» балалар технопаркы ачылыр дип көтелә.

Белем иле чакыра

Ел да яңа уку елына аяк атлаганда көзге эшләр тәмамлангач кына укуларны башларга дигән сүзләр куерса да, әле дә белем көне булып 1 сентябрь санала. Быел беренче кыңгырау 2735 нәни әлмәтлегә чыңлады. Меңләгән укучы матур истәлекләргә бай җәй белән саубуллашып, белем бәйрәменә мәктәпләргә җыелды.


Инде берничә ел рәттән республиканың иң яхшы 100 мәктәбе рәтендә йөрүче 10 нчы мәктәп укучыларын бәйрәм белән котларга район башлыгы Айрат Хәйруллин, Татарстан Президенты каршында эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, алтынчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров һәм башка мәртәбәле кунаклар да килде. Алар һәммәсе дә укучыларга иң изге теләкләрен юллап калды.
- Миңа укучыларның яңа уку елына шатлык белән, көч туплап килүләре ошады. Биредә ниндидер бер җылылык бар. Көчле коллективы, тырыш укучылары белән бу мәктәп районда икенче урында тора. Дәүләт имтиханнары күрсәткечләре буенча да алар алдынгы урыннарда. Гел шулай дәвам итсен иде. Районда кытай теле укытыла башлаячак иң беренче белем йорты да әле бу. Монда өч чит телне инде моңарчы да укыталар иде - инглизчә, французча һәм немецча. Башкалар да менә шундый белем учакларыннан үрнәк алса иде, - диде Айрат Ринат улы мәктәпкә яңа спорт җиһазлары алырга 500 мең сум күләмендә сертификат тапшырып.

Мәктәп директоры Гөлсинә Мингазова үз чиратында исә ышанычларны аклап, алга таба да беренче урыннардан төшмичә, төпле белем һәм тәрбия бирүләренә ышандырып калды. Әлеге мәктәпне тәмамлаучылар ел да югары уку йортларына керә. Узган чыгарылышлардан исә бер укучы Чехиягә, ике укучы Кытай белем йортларына укырга керүгә дә ирешкән.

Чәчәк бәйләмнәре, тәүге укытучыларны искә алу, истәлеккә фотосурәткә төшүләр, беренчеләр өчен беренче тапкыр кыңгырау чылтырау - бәйрәмдә барысы да булды. Инде җиң сызганып укырга керешәсе генә калды...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса