Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәгариф

Әлмәт башлыгы үзенчәлекле мәктәптә булды

Айрат Хәйруллин Әлмәтнең 19 нчы коррекция мәктәбендә булды.

Район башлыгын мәгариф идарәсе җитәкчесе Дмитрий Садетдинов белән «ТаграС-РемСервис» ҖЧҖ директоры Айрат Закировлар озатып йөрде. Мәртәбәле кунакларны уку йорты директоры Владимир Чумаков каршы алды һәм мәктәп эшчәнлеге белән таныштырды. 19 нчы мәктәп - Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәпләрне берләштерүче база мәктәбе булып тора. Агымдагы уку елында мәктәптә 203 бала белем ала. Биредә үз эшләренә чын күңелдән бирелгән 46 педагог хезмәт куя. Район башлыгы мәгариф учреждениесе эшчәнлеге белән якыннан танышты, биредә тәрбияләнүчеләр һәм хезмәткәрләр белән аралашты. Иң беренче итеп кунакларны хореография бүлмәсе белән таныштырдылар. Алга таба хезмәт кабинетларын, спорт залын карап йөрделәр. Мәктәп коридорларында күргәзмә урын алган иде. Экспонатлар - укучыларның түгәрәктә тырышып башкарган хезмәтләре. Якты, җыйнак ашханә дә игътибардан читтә калмады. Очрашуның иң истә калган өлеше, мөгаен, логопедия буенча 4 нче сыйныфта үткән лексик-грамматик ачык дәрес булгандыр. Укытучы-логопед Алена Ветлугина үз эшен заманча алымнарга нигезләнеп оештыра белә, нәтиҗә буларак, укучылар аның белән бик теләп аралаша. Айрат Хәйруллин мәктәпнең техник яктан тәэмин ителешенә, балаларның сәләтен үстерү мохитына уңай бәя бирде.

Йомгаклау өлешендә район башлыгы Әлмәт коррекция мәктәбе коллективы белән аралашты. Айрат Хәйруллин аларга намуслы хезмәтләре, эшкә җаваплы караулары, балаларны яратулары өчен ихлас рәхмәтләрен белдерде.

Белем бирүдән тыш биредә педагог-психолог, логопед та бар, шулай ук яхшы җиһазландырылган, санитария-гигиена нормаларына һәм техника куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирүче остаханәләрдә хезмәт дәресләре үткәрелә. Уку йортында хезмәткә өйрәтүнең дүрт профиле булдырылган: столярлык, тегү эше, хезмәт күрсәтүләр һәм чәчәк үстерү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса