Әлмәт башкарма комитеты мәгариф учреждениеләренә күптән көтелгән бүләк ясый
Әлмәт башкарма комитеты балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә 1,3 миллион сумга савыт-саба сатып алачак.
Бу хактагы тендер дәүләт сатып алулары сайтына урнаштырылган.
Заказ бирүче - район мәгариф идарәсе. Шәһәр һәм авыл мәгариф учреждениеләре өчен барлыгы 31 119 берәмлек савыт-саба сатып алыначак. Бу - тәлинкәләр, бокаллар, пычаклар, тазлар, чиләкләр. Заявкалар 8 сентябрьгә кадәр кабул ителә, аукцион 15 сентябрьдә узачак.
Сатып алу өчен акчалар җирле бюджеттан һәм бюджеттан тыш чыганаклардан бүленәчәк. Савыт-саба белән тәэмин срогы 30 көн тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа