Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт балаларының кул эшләре – Ижевск күргәзмәсендә

Ижевскида балалар йортларында тәрбияләнүчеләрнең "МастерОК" гамәли иҗат бәйгесенең округ күргәзмәсе оештырылды. Анда республика этабында җиңгән биш татарстанлы да катнаша. Болар - Түбән Кама, Әлмәт балалар йортында һәм Казанның 11 нче махсус мәктәбендә тәрбияләнүчеләр.

Биш кешенең икесе әлмәтлеләр - Анна Бодруг һәм Раушания Фәйзуллина. Икесенең дә күргәзмәгә куелган кул эше игътибарга лаек. Гомумән алганда, күргәзмәдә 70 баланың эше куелган. Күргәзмә 15 октябрьдән 24 октябрьгә кадәр эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса