Әлмәт балалары нинди лагерьларда ял итәчәк?
Җәйге каникуллар да килеп җитте. Әлмәт районы быел ТР Министрлар Кабинеты карары буенча 6397 баланы ял белән тәэмин итәргә тиеш.
1 июньдә капиталь ремонттан соң "Березка" лагере ачылачак. 12 июньдә беренче смена эшен башлый. Җәйге каникул чорында биредә 4 профильле смена эшләячәк. 1 июньнән 42 мәгариф учреждениесе базасында мәктәп яны лагерьлары ишекләрен ача. Аларда җәен 2934 баланы ял иттерү планлаштырылган. Әти-әниләре нефть тармагында эшләгән 2 меңнән артык бала "Татнефть" компаниясе лагерьларында ял итәчәк. Компания бюджет тармагында хезмәт куючыларның балаларына 75 путевка бүлеп бирде. Ял һәм хезмәт лагерьлары 39 мәктәп базасында эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа