Әлмәт балалары өчен махсус “Кванториум” төзелә
Район башлыгы Айрат Хәйруллин "Кванториум" балалар технопаркында алып барылучы төзелеш-ремонт эшләре барышы белән танышты.
Территория 4 мең квадрат метрдан артык мәйдан тәшкил итә. Бүген биредә котельныйны , тәрәзә уемнарын һәм бүлмәләр аркылы чыгу урыннарын сүтү бара. Өстәп ясалучы биналар кайбер бүлмәләрне зурайтырга мөмкинлек бирәчәк. Төзү эшләре белән беррәттән җиһазлар сатып алу да бара. «Кванториум» технопаркы - инженерлык иҗатына һәм фәнни эшкә кызыксынулары булган балаларга белем бирүнең яңа форматы. Укучыларны Мәскәүдә курслар узган югары уку йортлары укытучылары өйрәтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia