Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәгариф

Әлмәт бакчаларында гаилә бәйрәмнәре гөрләде

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан 29 нчы "Диңгезкәй" балалар бакчасында күңелле эстафета узды.

Гади дә аңлаешлы да, әмма тормышның бөтен асылын ачып сала торган бу сүзләр халык телендә ничә мең еллар яшидер, анысы билгесез. Ләкин менә шул бер сүзтезмә бөтен яшәешне матур бер көйгә салып, тормышны җайлап килә. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык булганда бар да була, корыла, яшәлә, иҗат ителә...

Гаилә көнендә шактый балалар бакчасында интерактив уеннар, ата-аналар белән кызыклы очрашулар узды. 29 нчы "Диңгезкәй" бакчасында исә гаилә көненә багышланган бәйрәмнәргә аерым игътибар бирәләр. Ул көнне дә "Гаилә бергә булганда" дигән җырлы-биюле тамаша гаилә эстафеталарына, спорт ярышларына бай булды. Хәтта эшләпә фестивале дә оештырганнар иде. Ата-аналар белән аралашып, үрнәк гаиләләрне билгеләүдә, бакча һәм гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытуда андый кичәләрнең әһәмияте бик зур шул.

- Гаилә диюгә күз алдына сабыйлар тавышы белән яңгырап торган зур

оя килеп баса. Бакчаларның балаларны тәрбияләүдә өлеше бик зур. Тулы гаиләләрдә яшәүче балалар, ныклы оялар әйләнә-тирәдә күбрәк булсын иде. Шул чагында гына изге максатка ирешеп булачак - киләчәктә тәүфыйклы, акыллы һәм үз-үзләренә ышанган балалар зур белгечләр булып безнең дәүләт белән идарә итәчәк, - дип, "Диңгезкәй" балалар бакчасы мөдире Альбина Гатина гаилә төшенчәсенә үз карашын белдерде. Хак сүзләр! Ничек кенә булмасын, гаилә булып яшәүнең тискәре яклары юк бит, ул бары үсешкә илтә, югарыга тарта, адәм затын бар яктан көчле илтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса